Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова катнашында киңәшмә узды.
Әйтик, узган 2018 елда Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве бүлеге тарафыннан күчемсез милек объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә, торак һәм торак булмаган биналарга арестлар/тыюлар салу турында 35 меңнән артык язма кертелгән иде. Агымдагы елның 2 аенда 9 меңнән артык язма кертелгән.