ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы башлыгы призларына өстәл теннисы буенча район турниры узды. Турнирда 3 оешма һәм 11 авыл җирлеге катнашты.
 

2019 елның 10 апрелендә Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның «ЭКОЛОГиЯ» III Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды.
 


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Буа шәһәрендә муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары өчен семинар-тренинг узды. Семинарда безнең районнан район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, иҗтимагый совет рәисе Артур Акрымов, иҗтимагый совет секретаре Любовь Русова катнаштылар.
 

29 марттан башлап ана капиталы программасына гаиләнең торак шартларын яхшырту чаралары белән эш итүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде.
 

Апрель-май айларында Россия Федерациясенең бөтен регионнарында да "Чиста ил" партия проекты кысаларында үтәчәк "Бердәм Россия" өмәләрендә 900 меңнән артык кеше, шул исәптән 31 мең "Бердәм Россия" депутатлар корпусы вәкиле катнашыр дип көтелә. Бу хакта партпроектның федераль координаторы, Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.

6 апрель көнне Чуваш Республикасының Урмай авылында "Урмай-Зәлида" Халыкара төрки дөнья традицион мәдәнияте фестивале узды. Фестивальдә «Авыл Денс» бию коллективы лаеклы чыгыш ясады.
 

ТР ФМ Казначылык Департаментының Кайбыч районы территориаль бүлеге җитәкчесе Гыймранова Фидания Бәхетгәрәй кызы лаеклы ялга китте. Яңа җитәкче итеп Шәймәрданова Эльвира Рәшит кызы билгеләнде.  Билгеләнгәнче Кайбыч муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы булып эшләде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырыш «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында узды һәм «2018 ел йомгакларыһәм 2019 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасының Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

11 апрель көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре, оешмалар һәм учреждениеләр арасында район оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча район ярышлары узачак. Команда составы - 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз. Ярышлар сәгать 9:00 да башлана.

Бүген социаль яклау бүлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре экологик икеайлык кысаларында Җиңү һәйкәле янында территорияне кардан чистарту эшләрен башкардылар.  Мондый чаралар атна саен район оешмалары һәм учреждениеләре белән үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International