ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2019 ел
шимбә

12 апрель көнне Кошман авылы мәдәният йортында театр елына багышланган "Машина, машина, җитте минем башыма" спектакле булып узды. Әлеге спектакльне авылның укытучылары башкарды.
 

Аның белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru.  Кадастр инженерлары рейтингы агымдагы елның өч ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шулай ук әлеге сайтның "кадастр инженерын сайла" бүлегендә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.
 

12 апрельдә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре арасында бәйге-2018 җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булып узды. ⠀
 


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Кайбыч районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды.  Комиссия составында булган "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин,  шул җәмгыятнең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, җитәкчеләр һәм белгечләр техника, орлык материалы, механизаторлар белән комплектлаштыру, ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерде.
 

Бүген мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Зиннәтуллин Рамил Сәлим улы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көнне аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләде, шулай ук Мактау грамотасы тапшырды.
 

         Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
 


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кушуы буенча Кайбыч районының авыл җирлекләрендә экологик өмәләр башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаралар расланган план буенча уза, анда һәр территориягә җаваплы затлар һәм аларның башкаручылары беркетелгән. Өмәләр кысаларында административ биналарга, җәмәгать урыннарына, авыл зиратларына, обелискларга һәм һәйкәлләргә, шулай ук автомобиль юллары, оешма һәм предприятиеләр, йорт яны биләмәләре буенда чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү планлаштырыла.
 

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында "муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
 

12 апрельдә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен "Кайнар линия" эшли башлаячак. Аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. "Кайнар линия" телефоны (843) 236-00-71  9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
 

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International