Район казначылык Департаментының территориаль бүлегендә яңа җитәкче

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

          ТР ФМ Казначылык Департаментының Кайбыч районы территориаль бүлеге җитәкчесе Гыймранова Фидания Бәхетгәрәй кызы лаеклы ялга китте. Яңа җитәкче итеп Шәймәрданова Эльвира Рәшит кызы билгеләнде.  Билгеләнгәнче Кайбыч муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы булып эшләде.

          Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа җитәкчене бүлек коллективына тәкъдим итте. Эльвира Рәшидовнага яңа вазыйфада уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International