12 апрель көнне Кошман авылы мәдәният йортында педагогик коллектив катнашында "Машина, машина, җитте минем башыма" спектакле булачак. Башлана 19:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Татарстанда "Тоталь диктант" халыкара белем бирү акциясендә катнашуга теркәлү башланды. Сайтта теркәлү өчен сылтама аша күчегез totaldict.ru/kazan/.
Бүген Кайбыч сәнгать мәктәбендә күренекле шагыйрә, драматург, прозаик, публицист, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева белән иҗади очрашу узды. Әлеге очрашуны үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә оештырдылар.
Айның һәр беренче сишәмбесе музейга бушка кер!
Барлык дәүләт музейлары, шулар исәбенә керүче Галия Кайбицкая исемендәге музейга да һәм музей-тыюлыкларга да, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә бушлай керү көне билгеләнде. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте: «2019 елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр өчен дә бушлай булачак. Әлеге чара ел ахырына кадәр тормышка ашырыла һәм республика кунакларын һәм халкын музейларга җәлеп итәргә тиеш. Ел ахырында үзгәрелешләргә йомгак ясалачак һәм, нәтиҗә уңай булган очракта, тәҗрибәне киңрәк кулланырга мөмкин».
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә җир характерындагы мәсьәләләргә кагылды. Кабул итүгә 7 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
Кешенең Россия Пенсия фондын түләү хокукы туктатылу очраклары да бар. Бу мөмкин аша төрле сәбәпләр аркасында. Мәсәлән, эшкә урнашу нәтиҗәсендә яки кеше эшкә сәләтсез булудан туктагач. Мондый хәлләр килеп чыкканда, мондый очракларда барлыкка килергә мөмкин булган кабатлануларны һәм аннан соң түләтүләрне булдырмау өчен, Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә кирәк.
2019 елның 5 апрелендә Олы Кайбыч авылында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Утырышны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева алып барды.
Бүген Мөрәле авылында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, «Ак Барс» холдинг компаниясе персонал буенча генераль директор урынбасары Татьяна Чернова, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргат Басыйров катнашында җыелыш узды.
2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» се ачылачак. Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.