«Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе беренче тапкыр эш эзләүче эшсез гражданнарны, бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра, ул 2019 елның 25 апрелендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7, 2 кат адресы буенча узачак.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, "Вика СФ" ҖЧҖ директоры Фәнис Хәйруллин белән берлектә, Хуҗа Хәсән авылында булып, "мәдәният"илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу объектта аларны Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм төзелеш фирмасы прорабы Рөстәм Сөнгатуллин каршы алды.
Альберт Илгизәрович башкарылган ремонтның сыйфатын уңай бәяләде, эшчеләрнең намуслы хезмәтен билгеләп үтте.
2019 елның 14 апреленнән 19 апреленә кадәр "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы сайлап алу туры узып бара. Безнең районнан "Авыл денс" бию коллективы, конферанслар - Гарифуллина Алинә (Олы Кайбыч), Хәсәнов Баязит һәм Хөсәенова Илгизә, "Шатлык нуры" (Олы Кайбыч) вокаль ансамбле катнаша. Аларга уңышлар теләп калабыз!
16 нчы апрель көнне Кайбыч районы “Ак җилкән” халык театры коллективы Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге “Идел-Йорт” XIX Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең Буа зона турында Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” спектакле белән катнашты. “Ак җилкән” халык театры коллективы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең дипломына һәм Буа Дәүләт Драма театрының рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бәйгенең иң көтелмәгән, шатлыклы вакыйгасы - шушы пьессаның авторы Хәбир Ибраһимның да залда булып, коллективка үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерүе булды.
Татарстанда күчемсез милек базарын характерлый торган төп күрсәткечләр буенча тотрыклы вазгыять саклана.
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.
2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшыруы сүндереләчәк.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә җир характерындагы мәсьәләләргә кагылды. Кабул итүгә 20 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, механизация буенча консультант Рәфыйк Тимергалиев катнашты.
Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре иң кызган чагы, чөнки нәкъ менә хәзер булачак уңышның нигезе салына.