24 нче апрель көнне Мәлки авылы мәдәният йортында Кайбыч районы “Ак җилкән” халык театры коллективы Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” спектаклен тәкъдим итә. Рәхим итегез! Көтеп калабыз!
– Хөрмәтле кайбычлылар, якташларыбыз! Төбәгебез тормышындагы зур вакыйга – район туган көне уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итегез. Күпмилләтле районыбыз бай тарихлы, аның язмышы Татарстан тор-мышы белән тыгыз үрелеп бара. 28 ел эчендә авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән Кайбыч тотрыклы үсүче районга әйләнде. Җирлекнең хәзерге "портреты" уртак тырышлык – өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, яшьләрнең тынгысыз хезмәте, тәҗрибәле осталарның хезмәт уңышлары, ба-лаларыбызның таланты белән булдырыла. Оста куллары һәм битараф бул-маган йөрәкләре белән тормышны матурайтучы кешеләр туган җир елъязма-сын тудыра һәм җирлегебезнең ышанычлы киләчәге өчен дәлил булып хезмәт итә. Киләчәккә булган өметләребез нәтиҗәсендә туган чаткы бүген, зур ял-кынга әверелеп, бу төбәктә гомер итүче һәммә кешене: басуларда, фермалар-да, төрле социаль тармакларда армый-талмый хезмәт куючы урта буынны, "Йолдызлык" кебек фестивальләрдә, республика, Бөтенроссия спорт ярышларында призлы урыннар яулаган үсмерләрен генә түгел, моннан 74 ел элек илгә азатлык яулап кайткан, инде яше 90нан узган аксакалларын, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән ак әбиләрен дә үз эченә бөтереп алган.
Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында суда йөзүче киек кошларга язгы ау ачу буенча зональ киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Самат Алеев, шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Идел аръягы зонасы аучылары катнашты.
Бүген Кайбыч районында язгы арпаны чәчүгә керештеләр. Кырларга беренчеләрдән булып "Дубрава "агрофирмасы" җшмгыяте аграрийлары чыкты. Чәчү агрегаты 2 сменада эшли-көндез Николай Калдин, төнлә Юрий Федотов.
2019 елның 15 апрелендә Татарстанда традицион «Язгы игелек атнасы» старт алды. Масштаблы ирекле акция агымдагы елның 25 апреленә кадәр дәвам итәчәк, волонтерлар хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тиеш.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 2019 елның 18 апреленә районда уҗымнар 5,5 мең га мәйданда (планнан 51%), күпьеллык үләннәр 800 га мәйданда (7%) тукландырылган. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 6 мең га мәйданда (20 %), күпьеллык үләннәрне - 2 мең га мәйданда (17%) башкарылган.
17 апрель көнне Тәтеш шәһәрендә "Форпост" мәктәп һәм студентлар отрядларының зона Спартакиадасы булып узды. Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендәге Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе отряды әлеге ярышларда икенче урынны алды. Безнең команда өчен Кадрия Бикчәнтәева, Илсинә Шакирова, Алмаз Гарәфетдинов, Артем Николаев һәм Илсур Низаметдинов чыгыш ясады.
Бүген Федоровское авылында яшәүче Миңнуллина Миләүшә Сафиуловна үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук рәхмәт хаты тапшырды.
Чит телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатында өченче ел рәттән «School performances» инглиз телендә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.
2019 елның 13 апрелендә Чүпрәле районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш районнарының җыелма командалары арасында «Бөтендөнья сәламәтлек көне»нә багышланган районара йөзү ярышлары узды.