ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

Бүгенге көндә Мәлки авылында Елга урамы буенча үзара салым акчасына вак таш юл салынды. Шулай ук Кыр Буасы авылында зират коймасы ясалды. Барлык эшләрне дә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкарган.
 

15 августта Федоровское авылында яшәүче Вахтов Сергей Владимирович үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады, Сергей Владимировичка нык сәламәтлек, иминлек теләде, район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында язучыларның халык белән иҗади очрашуы булып узды. Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Тузганак күзләре" хикәяләре җыентыгы, ТР авылларына багышланган сценарийлар җыентыгы һәм биш китап авторы Гөлүсә Закирова, драматург, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәбир Ибраһимов, язучы, журналист Марат Закир катнашты.
 

14 август көнне Олы Кайбыч авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен күңелле уеннар оештырылды. Чара мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Чара башында Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова чыгыш ясады. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык катнашучыларга да күңелле ял теләде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең "Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия" темасына пленар утырышы узачак. Анда шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашачак.
 

"Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы экспертлары (http://provbiz.ru эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр бирәләр, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм дөрес җавап бирәләр.
 

Бүген Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин үзенең 99 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген аны шушы истәлекле көн белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул ветеранга нык сәламәтлек, яхшы кәеф, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да котлады.
 


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

15 августта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында «Торак-коммуналь советлар» программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән «дача амнистиясен» яңарту һәм 13 августта үз көченә кергән, күчемсез милекне электрон мошенниклардан яклауга юнәлдерелгән закон турында барачак.
 

2019 елның 13 августында ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү буенча «НАЗ» төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова чакыруы буенча безнең районнан 8 хатын-кыз Корбан бәйрәме алдыннан Казанда «Сөләйман» кафесында узган хәйрия төшке ашына чакырылган иде.
 

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән безнең районда булды. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин озатуында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International