Бүген ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов исеменнән Кайбыч районы Хисап палатасы рәисе Александр Кучумов исеменә юбилей уңаеннан котлау хаты килде. Анда әйтелә:
"Хөрмәтле Александр Николаевич! Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә хас һөнәри осталык һәм җаваплылык эшегездә лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итсен. Бу истәлекле көндә җаваплы эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим".