Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Орлов Александр Алексеевич үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, Александр Алексеевичка нык сәламәтлек, иминлек теләде, район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярны шулай ук "Гөбнә" агрофирмасы җитәкчесе Валерий Поляков котлады.