"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген Кайбыч РҮХнә Хуҗа Хәсән авылыннан 65 яшьтән өлкәнрәк (ялгыз һәм ялгыз яшәүче) затларны китерү буенча сынау сәфәре оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча баш белгече итеп Фарахова Ләйсән билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаны биләгән Сафина Алия Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге консультанты вазыйфасына күчерелде.
8 август көнне 14.10 да "Бим-радио Казан" да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар 2019 елның 6 августыннан 4 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Грант бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары Министрлык сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр»бүлегендә урнаштырылган.
Шушы көннәрдә Олы Подберезье авылында яшәүче Крайнов Евгений Михайлович үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, шулай ук яшь армиячеләр котлады. Федор Александрович юбилярга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде.
2019 елның 5-7 августында Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга шәһәрендә "Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәп укытучыларының X Халыкара фестивале уздыра. Фестиваль кысаларында пленар сессия, заманча белем бирү өлкәсендә галимнәрнең һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.