Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 30 нчы конференциясендә катнашты.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 30 нчы конференциясе узды, анда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлау кампаниясенә йомгак ясалды һәм парламенттагы фракция җитәкчесе һәм Татарстан закон чыгару органы спикеры постына кандидатура билгеләнде. Конференциядә партия активистлары, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Президенты Аппараты һәм республика Хөкүмәте вәкилләре катнашты.