ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм дә ТР сәламәтлек саклау министры белән медицина сораулары буенча бергәләп кабул итү узачак.

18 август көнне Кама Тамагы районының Красновидово авылында "Алма Спасы" узды. Анда безнең районнан Каргалы авыл клубының «Сударыня» фольклор ансамбле һәм Ульянково авыл мәдәният йортының «Рябинушка» вокаль ансамбле чыгыш ясады.
 


18
август, 2019 ел
якшәмбе

17 август көнне Ульянково авылында "Авыл көне" бәйрәме узды. Җыелган халык авылның тарихын һәм үзенең якташларын искә төшерде. Үзешчән халык артистларның концерт чыгышлары барысыныңда күңелен күтәрде. Бу көнне үзләренең матур җырлары белән халыкны "Рябинушка" ансамбле, авыл җирлеге эшчәннәре һәм шулай ук Яшел Үзән районыннан "Гармония" ансамбле шатландырды.

17 август көнне Надеждино авылында "Авыл көне" булып узды. 

17 август көнне Салтыган авылында Корбан ашы узды. Әлеге Корбан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина исеменнән үткәрелде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәчетнең имамы Гомәр Зиннәтуллин, өлкән буын һәм шулай ук хатын-кызлар һәм балалар катнашты. 

 


17
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ("кадастр инженерын сайлап ал" вкладкасында) агымдагы елның июль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды.
 

16 августта Кайбыч хастаханәнең шәфкать туташы Бусарова Надежда Николаевна үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдретдинова котлады. Шулай ук Надежда Николаевнаны дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары, хастаханә коллективы котладылар.
 

16 август көнне Олы Кайбыч авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Төшке ашны шәхси эшмәкәр Артур Гафиятуллин оештырды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бәйрәмне алып барган район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, шулай ук өлкән буын, яшьләр һәм балалар катнашты.
 


16
август, 2019 ел
җомга

"Демография" илкүләм проекты кысаларында төбәкләрдә балалар бакчалары тулысынча үзгәртеп корыла һәм яңалары төзелә. Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге Президент куйган өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International