Бүген Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров исеменнән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә Рәхмәт хаты килде. Анда шундый сүзләр бар:
-"Хөрмәтле Альберт Ильгизарович! Татарстан Республикасы Дәүләт Советына узган сайлауларда күрсәтелгән зур ярдәмегез һәм ышанычыгыз өчен Сезгә һәм Кайбыч муниципаль районында яшәүче барлык кешеләргә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм район хакимиятенең көйле эше нәтиҗәсендә сайлау алды кампаниясен уздыру вакытында барлык катнашучылар өчен уңайлы тигез хокуклы шартлар тудырылды, тавыш бирү процессы гадел, ачык һәм хокук бозуларсыз узды, ә сайлаучыларның килүе югары күрсәткечләргә иреште. Сезгә һәм Кайбыч муниципаль районы халкына иминлек һәм игелек телим".