“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Хөрмәтле профсоюз әгъзалары, профсоюз хәрәкәтенең кадерле ветераннары!
Начар метеорологик күренешләр: 24 һәм 25 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү һәм исәпкә алу бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Рәсимә Аллаярованы Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Бүген администрация залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, китапханәчеләр, тарих укытучылары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар өчен фикер алышуның темасы-Кайбыч районының һәр авылының тарихын саклау буенча проект булдыру булды.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының 34 нче утырышы узды. Утырышта Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район прокуроры, бүлек начальниклары, район газетасы вәкилләре, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район җитәкчелегенә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты» муниципаль казна учреждениесенең гомуми бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Ул-Илназ Ибраһимов булды, тумышы белән Апас районы Карамасары авылыннан.
Шушы көннәрдә Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны шушы истәлекле көн белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшлекле киңәшмәдә "ЭКОяз-2019" республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тышкы финанс контроле өлкәсендә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыклары өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан "Контроль-хисап палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисе Александр Кучумовка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Аңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.