Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда силос өчен кукуруз җыю, туфракны төп эшкәртү, шулай ук шикәр чөгендерен җыю бара.
Шикәр чөгендерен 860 га мәйданда (планның 27% ы) җыеп алынган, 30100 тонна татлы тамыр җыелган, уңдырышлылык-350 ц/га. Кукуруз 3500 га (54%) мәйданда җыелган.
Шулай ук районда туфракны төп эшкәртү (туңга сөрү) бара, ул 29900 га мәйданда башкарылган, бу 87% тәшкил итә.