Бүген Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ачты. Ул 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сораулар буенча 8-800-100-26-27 кайнар линия телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин. Төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.