Бүген Олы Кайбычта агымдагы елның көзге кампаниясендә беренче булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озату тантанасы узды.
Ватан алдындагы гражданлык бурычларын үтәргә өч егет китте - Багайдан Андрей Дмитриев, Олы Русактан Дамир Хәсәнов һәм Кече Мәмедән Даниил Токсаров. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатып йөрде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Үткәрүләрдә шулай ук беренчел хәрби исәп буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов та катнашты.