Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигының яңа урынбасары билгеләнде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

          Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигының яңа урынбасары итеп Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры боерыгы буенча Әлмәт шәһәрендә туып-үскән, полиция подполковнигы Гомәр Минһаҗев билгеләнде.
          Гомәр Фаяс улы ТР Әлмәт шәһәрендә туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәтне Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные булып башлый. Яшь, эрудицияле, белемле хезмәткәр хезмәт баскычыннан күтәрелеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлегендә җитәкче вазифаларны биләгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International