18 октябрьдә ТР Дәүләт Советының кече залында "Авыл укытучысы - 2019" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Безнең районнан тантаналы чарада "Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге" директоры Айрат Кәлимуллин катнашты. Конкурсның йомгаклау этабында "Көндәлек тормышта белем чагылышы" номинациясендә җиңүче булып, Айрат Азат улы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, "Мәгариф" редакциясенең Мактау грамотасы, "Спортмастер" фирма кибетенә бүләк сертификаты, шулай ук "Мәгариф"журналына еллык язылу белән бүләкләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Авыл укытучысы - 2019" конкурсы 3 этапта узды. Йомгаклау этабында республиканың 43 районыннан 10 муниципаль район катнашты.