Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
2019 елның 9 сентябрендә "Татарстан иреклесе-2019" төбәк конкурсына гаризалар кабул ителә башлады!
19 сентябрь көнне Югары Ослан районы мәдәният йортында "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты - 2019" Республика конкурсының зона этабы булып узды.
Яшь гаиләгә, Олы Кайбыч, Ябалак һәм Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә, яшь белгечләргә, торак төзелеше өчен сертификатлар тапшырды.
Бүген, 21 сентябрь көнне, Олы Кайбыч мәктәбе стадионында район оешмалары һәм учреждениеләре арасында «Милләтләр кроссы» спорт бәйрәме булып узды. Ярыш башланыр алдыннан катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.
"Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның торакка ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында барлыкка килгән гражданнарга, идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә, торак, торак-төзелеш кооперативларына яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативларына утын өчен сатыла торган максималь ваклап сату бәяләрен билгеләү турында"
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында гражданнар кабул ителде. Гражданнарны Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм республиканың Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров кабул итте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ("кадастр инженерын сайлап ал» өстәмә битендә) агымдагы елның 8 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды, монда айлар буенча, шул исәптән 2019 елның август ае өчен аерым рейтинг урнаштырылды.
Агымдагы елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 150 электрон заклад биргән. Ягъни әлеге яңалыктан йөз илледән артык татарстанлы файдаланган һәм аның өстенлекләрен бәяли алган. «Ипотека турында» гы 328 нче Федераль законга төзәтмәләр гамәлгә кергәннән соң, Татарстан Росреестры тарафыннан 151 электрон заклад язуы теркәлгән.