ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

12 октябрьдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Татарстан районнарының мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсе узды. Безнең районнан ярминкәдә 6 урта мәктәп үз продукциясен тәкъдим итте: Олы Кайбыч, Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское. Авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән керем 77300 сум тәшкил итте.
 

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов Олы Кайбыч авылында партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Олы Кайбыч, Олы Урсак, Турминскийдан 7 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар депутатка Олы Кайбыч авылындагы йортны капиталь ремонтлау, Олы Подберезье авылында балалар мәйданчыгын программага кертү, Олы Кайбычта үзәкләштерелгән чистарту корылмасын булдыру һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат әлеге мәсьәләләр буенча тулы аңлатмалар бирде һәм аларны кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк дип ышандырды.
 

Хөрмәтле дуслар! 4 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак Рифат Зариповның "Super шоу 7" концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 450 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72.
 

Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Акция районның барлык белем бирү оешмаларында узачак. Башлана 13:00 сәгатьтә.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда шикәр чөгендере, силос өчен кукуруз җыю, шулай ук туфракны эшкәртү эшләре бара.
 


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

6-10 октябрь көннәрендә Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре арасында мәктәп спорты VII Халыкара фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында бадминтон буенча ярышларда Россия Федерациясен тренер Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге Борындык төп мәктәбе командасы тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, безнең команда, Казакъстаннан килгән яшьтәшләренә тигез көрәштә генә оттырып, икенче урынны алды. Без аларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа спорт җиңүләре телибез!

11 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров   Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре министрлыгы,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы идарәсе һәм Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзорның)  Татарстан  Республикасы идарәсе белән  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  әйләнешкә  кертү  мәсьәләсе  буенча  киңәшмә  уздырды.  

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

 

2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.

Салым хезмәте 25 октябрьдә 08:00 дән 19:00 гә кадәр физик затларга мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көне үткәрә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International