Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2019 елның 12 ноябрендә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр уздырылачак.
Әлеге чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кайбыч районы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге филиалы бинасында (ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Солнечный бульвар ур., 15 йорт) узачак.