Район хуҗалыкларында намус белән хезмәт иткән, үз һөнәрләренә фидакарьлек күрсәткән алдынгылар күп.
12 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда безнең районнан "Гөбенә", "Дубрава", "Золотая Нива", "Родина", "Подберезье", "Кайбычагрохимсервис" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук Мәлки сельпосы, икмәк комбинаты, , Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары, "СЛ-Молоко", Муклуков КФХасы, районның авыл җирлекләре вәкилләре катнашты.
«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре - кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
10 октябрь көнне район мәдәният йортында К.Тинчурин театр артистлары катнашында Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм спектакле булып узды.
Бүген Кайбыч үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе Ринат Зиннәт улы Нигъмәтуллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Район башлыгы исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова котлады. Ул аңа сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ринат Зиннәтовичны шулай ук Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм хастаханә коллективы да котлады.
10 октябрь көнне «Әкият» курчак театры балалары өлкәннәр декадасы кысаларында Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар интернат – йортында кунакта булдылар. Яшь артистлар тагын өлкән яшьтәге кешеләрне һәм интернат йорты хезмәткәрләрен үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Алар белән шулай ук «Колобок» һәм «Теремок» курчак спектакле күрсәтелде. Курчак спектаклендә 3 нче сыйныф укучылары катнашты, алар өчен бу дебют, өлкәннәр аудиториясе алдында беренче чыгыш булды. Очрашу ахырында өлкәннәр балаларга курчак тамашасын караудан сөенергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.
15 октябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Идел буе Цеолиты" сәүдә йорты җәмгыяте генераль директоры партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. Кабул итү вакыты: 10:00. Адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт. Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 2-16-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Кайбыч районы прокуроры вазыйфасына РФ Генпрокуроры боерыгы белән юстиция киңәшчесе Алмаз Сөләйманов билгеләнде.
Татарстан Республикасының Кайбыч районы Олы Подберезье авылының Сергиевский храмында изге Сергий Радонежскийны искә алу көнендә православие мәхәлләсенә нигез салынуга 300 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.
8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан «кайнар линия» булып узды.