Мөрәле авыл җирлеге автоюлы янында "Минбаян" чишмәсен грант акчасына төзекләндерделәр. Эшләр Чуашстаннан Минсихәт Хәйртдинов һәм Кайбыч районыннан Айдар Әбүзәров тарафыннан башкарылган.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге Чишмәдә булды, анда подрядчылар белән очрашты, аларның эшенә уңай бәя бирде. Очрашуда шулай ук Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты.
