7 ноябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 55+ хатын-кызлар арасында йөзү буенча ярыш булып узды ,анда 6 авыл җирлегеннән 25тән артык хатын-кыз катнашты.
Хатын – кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Хәйруллина Роза (Федоровское), икенчедә – Камалиева Чулпан (Олы Кайбыч), өченчедә-Гарәфетдинова Мәдинә (Олы Кайбыч).
Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар да дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде. Ярыш ахырында катнашучыларга чәй өстәле әзерләнгән иде.