9 ноябрь көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Бердәм РОССИЯ" партиясе призларына "Көрәш" буенча традицион турнир узды. Гомумкоманда ярышында Мәлки төп мәктәбенең яшь көрәшчеләре җиңде, икенче урында - Кошман, өченчедә - Иске Тәрбит мәктәбе көрәшчеләре. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында шулай ук Кече Мәме, Олы Подберезье, Федоровское һәм Чүти мәктәпләре вәкилләре дә бар.