Быел БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральгә кадәр (бу көнне кертеп) тапшырырга кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Тренер Фрат Җиһаншин шәкертләре, Мөрәле төп мәктәбе укучылары - Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар Киров шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең 2 нче этабында лаеклы чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, эшкуарлык җәмәгатьчелеге компетенциясе кысаларында, эшкуарларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
Бүген 11:00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кайбыч районында "Ак Барс" Холдинг компаниясен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узачак.
Бүген муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район Башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир һәм торак характерындагы, эшкә урнашуга кагылышлы иде. Кабул итүгә 9 кеше язылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
11 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында гомуми белем бирү мәктәпләре арасында хоккей буенча яңа ел турниры булып узды. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь хоккейчылары җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарда Федоровское һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре командалары урнашты.
11 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары арасында шахмат буенча район беренчелеге булып узды.
С 12 по 14 февраля в Татарстане пройдет Поволжский агропромышленный форум и специализированная выставка с участием свыше 3000 представителей агропромышленного комплекса из 300 организаций и предприятий РТ и регионов России.