Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсе нигезендә, бизнес – җәмәгатьчелек вәкилләренең хокукларын бозуга максималь рәвештә җавап бирү максатыннан, 2020 елның 3 мартында 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасында түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Кайбыч муниципаль районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар ур., 11 йорт, Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне үткәрелә.
Эшмәкәрләрне кабул итү өчен шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Шәхси кабул итүгә килә алмаган очракта язмача мөрәҗәгать итә алалар:
электрон почта буенча: kaybich.prok@tatar.ru яки факс: 8(84370) 2-10-63.