ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген "Кайбыч" ярымябык боз шугалагында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм узды.  Бәйрәм бик күңелле үтте. Халык һәм кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы, уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде.

Республикада авыл  хуҗалыгы  продукциясен  электрон сәүдә  челтәрләре  аша  сату  буенча  актив  эш  алып  барыла.   Бу  хакта  11  гыйнварда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров       видеоконференция режимындагы  киңәшмә барышында  хәбәр  итте.  Республика территориясендә 40тан  артык  мәйданчык продукцияне   өйгә  китереп бирү  белән  шөгыльләнә.   Сезнең игътибарга  шуларның  аеруча     популяр булганнарын  тәкъдим  итәбез:
 

Бүген эшлекле киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән шәхси өлеше, намуслы хезмәте һәм «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте региональ бүлегенең Рәхмәт хатын, «Юнармия»бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең штаб начальнигы Илһам Хөснетдиновка тапшырды.

Шушы көннәрдә Кайбыч муниципаль районының «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Лилия Вәлиева, «Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлфинур Сабирова, Кайбыч муниципаль районы почта бүлеге начальнигы Илгиз Баһавиев, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте директоры Салават Халиков үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр.

Бүген эшлекле киңәшмәдә юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, барысына да сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.


12
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

8 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр «Көрәшен Йолдызлары» иҗат коллективы Кошкүл, Кыр Буасы, шулай ук Янсурино һәм Бәрлебаш авылларында концерт бирде. Концерт ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.  Концертка килгән барлык тамашачылар да мәдәният хезмәткәрләре иҗатыннан ләззәтләнделәр.

11 гыйнварда "Ялкын" мәдәният хезмәткәрләренең иҗат коллективы Апас районы Сатламыш авылында концерт белән чыгыш ясады. Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчел һәм кызыксынучанлыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.

Хөрмәтле район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда иң актив катнашасыз һәм аның үзгәрешләренә оператив җавап бирәсез, гражданлык җәмгыяте үсешенә, Кайбыч муниципаль районының күпмилләтле халкын берләштерүгә ярдәм итәсез. Сезнең ярдәм белән халык оператив рәвештә мөһим вакыйгалар һәм яңалыклар, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге, кешеләр һәм аларның проблемалары, уңышлар һәм казанышлар турында белә, ә сезнең интернет-киңлекне актив куллану халыкның барлык катламнарын да диярлек колачларга мөмкинлек бирә.

Сезнең һөнәри бәйрәмегез көнендә нәтиҗәле һәм актив хезмәттәшлек, туган телгә һәм журналист сүзләренә сак карашыгыз, үз аудиториягезгә карата ихтирамыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең осталыгыгыз, гаделлегегез һәм актив гражданлык позициягез журналистика үсешенә элеккечә үк зур өлеш кертер дип ышанам. Сезгә чын күңелдән яңа иҗади проектлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.


11
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу бәйрәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаучыларга, аларның мәнфәгатьләрен тәэмин итүчеләргә багышлаган дәүләт һәм җәмгыятьнең ихлас ихтирамын күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International