Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының үлемсез хәрби батырлыгына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, бүген Кайбыч муниципаль районының "Экология,мәдәният,мәгариф"мәктәптән тыш эшләр үзәге муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә “Казан обводы-тарихның язылмаган бите..." дигән җыелма уза.
Казан янында саклау чиген төзү Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы тарихының иң якты, якташларыбызның батырларча хезмәте үрнәге, күрсәткеч сәхифәләренең берсе булып тора. Нәкъ менә гади кешеләрнең хезмәте илгә авыр сугыш шартларында исән калырга һәм җиңүне якынайтырга ярдәм итте.
Җыелмада Кайбыч муниципаль район башлыгы урынбасары -Хәялиев Рәмис Рафис улы, Чуваш Республикасы Шумерля шәһәре балалар иҗаты үзәге директоры Голованова Елена Николаевна, Мордовия Республикасы Большеберезниково районы «Сурский рубеж» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе-Косынкин Сергей Александрович, КФУ укытучылары Фазлыев Айваз Миннегосман улы һәм Телишев Валерий Федорович катнаша.