26 февраль көнне район башлыгы исеменнән, мәдәният хезмәткәрләре яшь армиячеләр белән бергә Кириллова Наталья Степановна янына бардылар. Наталья Степановнага тиздән 99 яшь тула. Кызганычка каршы, еллар үзенекен ала, ул күрми диярлек, әмма аның дәртлелегенә көнләшергә кирәк. Ире сугыштан кайтып, тыныч вакытта вафат була, ул вакытта биш бала да туган оядан чыгып киткән инде.
Авыр балачаклары аның өлешенә, хәер барлык тыл хезмәтчәннәрене дә туры килә: алабута һәм имән чикләвеге белән ипи пешерәләр,ат белән җир сөрәләр. Ул алдан ат,соңыннан сарык караучы булып эшләгән. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык, ул хезмәт ветераны.