2019 елның сентябреннән Кайбыч муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын»федераль проектын гамәлгә ашыру башланды. - 2019 елның 4 аенда медицина учреждениесенә 584 өлкән яшьтәге граждан китерелгән.
Быел үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм кирәкле медицина тикшерүләрен үтү өчен, авыл торак пунктларында яшәүче 1824 Өлкән кешене һәм инвалидны китерү планлаштырыла. Бүгенге көндә 250 кеше китерелгән.
Диспансерлаштыручыларның, машина йөртүче, фельдшер, социаль хезмәткәрләрнең, участок табибларынын һәм шәфкать туташларының бердәм эшләве яхшы тәэсир калдырды.