Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизәр улы җитәкчелегендә оештыру комитеты утырышы узды. Утырышның темасы-Кызыл армиянең һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында нацист Германиясен җиңүгә 75 ел тулуга әзерлек иде.
Авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә бәйрәм чараларын оештыру төп бурыч булды.
Альберт Илгизәр улы билгеләп үткәнчә, чараны иң югары дәрәҗәдә уздыру бурычы тора, чөнки җиңүчеләр буыны алдында бурыч — Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекне саклап калу, бер генә һәлак булган солдатны да онытып калдырмау, Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт фронтының исән ветераннарына рәхмәт белдерү.