ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
“Заволжье” җаваплылыгы чикле җәмгыяте составына кергән Кече Мәме филиалында бүгенге көндә савым сыерлары да, элекке елларда дан тоткан дуңгызчылык фермасы да юк. Шуңа күрә авылдан читкә китеп эшләүчеләр дә йөздән артык. 25 гыйнварда үткән авыл җирлегенең отчет җыелышында әнә шул һәм җирле халыкны борчыган башка проблемалар күтәрелде.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә ТР Премьер-министры урынбасары, республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Әсгать Сәфәровтан котлау хаты килде. Анда мондый юллар бар:
Бу көннәрдә Кайбычның оста җырчылары “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашырга әзерләнә.

24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу елны терлекчелектә технология елы дип игълан иткән иде. Бүген “Яңа юл” хуҗалыгында, “Заволжье” җәмгыятенең Борындык, Зур Урсак, Мөрәле филиалларында агрофирмаларның җитештерү буенча директор урынбасарлары, ветеринария врачлары, зоотехниклары катнашында үткән киңәшмәдә технология таләпләренең үтәлешен карадылар.

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Һәр авыл җирлегенең, зурмы ул, кечкенәме, үз мәшәкатьләре, шатлык-борчулары бар. 21 гыйнварда Иске Тәрбит авылы клубында узган җыелышта да төрле мәсьәләләр күтәрелде. Бу көнне биредә авыл җирлегенең еллык отчет җыелышы узды. Мондый җыелышлар барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.
19-20 гыйнвар көннәрендә Тәтеш шәһәре базасында ТР гомумбелем бирү учреждениеләре командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” дип исемләнгән мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында 2012-2013 ел сезонының зона ярышы үтте.
Укучылар арасында хоккей буенча “Алтын алка” призына ярышлар дәвам итә.

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Биектау районының “Правда” җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында ТР агропромышленность комплексы оешмаларында “Сакчыл җитештерү” принципларын кертү буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрә.
19 гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе булган Крещениены билгеләп үтә. Крещение кичендә элек-электән кызлар багу белән шөгыльләнгән, насыйп ярларының исемен яки тышкы кыяфәтен алдан белү өчен көзге, шәмнәр һәм тагын бик күп атрибутларга мөрәҗәгать иткәннәр. Кайберәүләр әле хәзер дә бу гореф-гадәтне онытып бетерми.

17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Укучыларның VI Спартакиадасы кысаларында 13-14 гыйнвар көннәрендә Питрәч районы базасында 1999 – 2000 елгы малайлар командалары арасында хоккей буенча финал ярышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International