Проблемаларны бергәләп хәл итик

2013 елның 26 гыйнвары, шимбә
“Заволжье” җаваплылыгы чикле җәмгыяте составына кергән Кече Мәме филиалында бүгенге көндә савым сыерлары да, элекке елларда дан тоткан дуңгызчылык фермасы да юк. Шуңа күрә авылдан читкә китеп эшләүчеләр дә йөздән артык. 25 гыйнварда үткән авыл җирлегенең отчет җыелышында әнә шул һәм җирле халыкны борчыган башка проблемалар күтәрелде.

Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Тамара Алексеева отчет докладында авыл җирлегенә караган барлык авылларның проблемаларын яктыртырга тырышты. Биредәге авылларда яшәүче эшкә сәләтле 265 кешенең 38е авыл хуҗалыгында, бюджет оешмаларында эшләүче 28 кешенең 20се мәгариф системасында, 111 кеше читкә китеп эләргә мәҗбүр, 41 кеше бөтенләй эшсез. Авылларны саклап калуны пропагандалаган чорда авылда 152 кешегә эш юк.

Тамара Александровна үз чыгышында авыл җирлегенең бюджет үтәлешенә, керемнәренә, чыгымнарына тукталды, 2013 елга планнары белән уртаклашты.

Отчет җыелышында шулай ук, Кече Мәме, Бортас авыллары клублары мөдирләре, фельдшер акушерлык пунктлары мөдирләре, Кече Мәме төп мәктәбе директоры үз эшчәнлекләне, проблемалары турында сөйләп үттеләр. Авыл җирлегенең участок уполномоченные, полиция капитаны Александр Маланьев кыскача башкарылган эшләренә тукталды.

Отчет җыелышында катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлегенең узган елда эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

-- Биредәге халык яхшы шартларда яшәсен өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Хәзерге вакытта клубта ремонт эшләре бара. Элек башлаган Яңа күл урамына юл салуны дәвам итәчәкбез, Кече Мәмегә су кертү планда бар. Быелга Малалла авылы юнәлешендә юл төзелешенә керешә алмыйбыз, аны 2014 елда төзү планына кертәчәкбез. Шулай да, монда демографик хәл куанырлык түгел. Ел дәвамында нибары өч сабый туган, 9 кеше үлгән. Биредә белгәнегезчә, җәмгыятьнең бернинди маллары юк, без “Заволжье” җәмгыяте җитәкчелеге белән сөйләшеп, фермаларны ремонтлап, маллар кайтаруга ирешәчәкбез. Димәк, күпмедер кешегә эш урыннары булачак, -- диде район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International