Киңәшмәне алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, “Гөбенә” агрофирмасыннан кала, район хуҗалыкларында технология таләпләре тулысынча үтәлә дип әйтеп булмый. Киңәшмә “Яңа юл” хуҗалыгыннан башланды. Биредә барлыгы 335 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 100 башы савым сыерлары. Бүгенге көндә һәр сыердан уртача көнлек савым 18 килограмм тәшкил итә.
“Заволжье” җәмгыятенең Борындык филиалында мөгезле эре терлекләр саны- 440. Биредә бер сыерның көнлек савымы 12,1, ә Зур Урсак филиалында – 15,6 килограмм. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелек объектларында малларны ашату, технология таләпләре белән танышты. Рифкать Нуруллович әйтүенчә, хуҗалыкларда терлек азыгы җитәрлек, белгечләр дә бар, ләкин малларны асрау технологиясе тиешенчә үтәлми.