Җырлыйбыз әле

2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Бу көннәрдә Кайбычның оста җырчылары “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашырга әзерләнә.

29 гыйнвар көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында “Татарстан – Яңа гысыр” телерадиокампаниясенең “Җырлыйк әле!” тапшыруына җырчылар сайлап алу үткәрелә. Аларга тапшыруның редакторы Нә­җип Бәдретдинов һәм махсус жюри бәя бирәчәк. Җиңү­челәр Казанга чакырыла. Әлеге тапшыру телевидениедәге рейтингы иң зур булган проектларның берсе. Халык арасында популярлык казанган бу тапшыруның максаты – татар халык җырлары һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, талантны үсте­рүгә ярдәм итү. Иҗади коллектив үзешчән  артистлар арасында унике ел эчендә 500дән артык тапшыру әзерләгән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, укучылар һәм студентлар, авыл яшьләре һәм ветераннары, республиканың иҗат коллективлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International