Әлеге ярышта Олы Кайбыч урта мәктәбенең хоккей командасы да катнашты. 13 гыйнварда алар Алексеевск районы командасы белән уйнады. Көчләр тигез, көндәшләр әле берсе, әле икенчесе каршы капкага алка кертә. Уен төгәлләнергә санаулы минутлар калганда гына Алексеевск районы командасы якташларыбызга 7 нче алканы кертеп (7:6), җиңүне тартып ала.
Питрәч районы командасы белән очрашуда кайбычлылар 5:3 исәбенә оттыра. 14 гыйнвар көнне Илдус Вәлиуллин командасы Мөслим районы командасын 9:1 исәбе белән җиңә. Шул ук көнне чирмешәнлеләргә 4:0 исәбенә оттыра. Нәтиҗәдә, якташларыбыз дүртенче урынны яулый.