Терлекчелек буенча республика семинары үтә

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Биектау районының “Правда” җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында ТР агропромышленность комплексы оешмаларында “Сакчыл җитештерү” принципларын кертү буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрә.

Әлеге киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, селекцион-нәсел хезмәте начальниклары, терлекчелек, хәзерләүләр һәм авыл хуҗалыгы продуктларының сыйфаты буенча консультантлары, агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре катнаша.

Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров җитәкчелегендәге Кайбыч районы делегациясе дә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International