ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бернинди борчу мәшәкатьләре, чишелеш көткән мәсьәләләре булмаган авыл җирлеге юктыр ул бүгенге көндә. Халыкны борчучы проблемаларны хәл итүдә җирле үзидарәләргә киң вәкаләтләр бирелә. Ә авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя халык мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларына карап бирелә.
“Алтын кырлар” җәмгыятендә илебез табынын баетучы хезмәт кешесенә хөрмәт зур икәнлеге февральнең беренче көнендә Багай мәдәният йортында узган алдынгылар слетында ачык чагылды.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру, ТР мәгариф хезмәткәрләре арасында физкультура- сәламәтләндерү, спорт эшен үстерү максатында узган шимбәдә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләре укытучылары катнашында кышкы спартакиаданың район этабы үткәрелде.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Кайбыч үзәк сырхауханәсенә табиблар кирәк булуы беребез өчен дә яңалык түгел. Күптән түгел эшкә кайткан яшь белгечләрне җитәкчелек тә, халык та әнә ничек шатланып кабул итте. Кайбыч районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларын Казан дәүләт медицина университетына укырга җәлеп итү мәсьәләне хәл итүдә тагын бер адым булачак.

4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Кече Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Белянинага 95 яшь тулды. Намуслы тормыш юлы узган озын гомерле әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

1
февраль, 2013 ел
җомга
Узган атнаның җомгасында Иске Чәчкаб авылы клубында Закиров исемендәге хуҗалыкта пай җирләре булган гражданнарның гомуми җыелышы булды.
Зур Тәрбит авылы нәниләре узган атнаның шимбәсендә Казан сәхнәсендә тамашачыларны шаккаттырып кайтты. Алар анда керәшен җырларын иң оста башкаручыларны ачыклау максатында бишенче елын үткәрелүче “Туым җондызы” фестивалендә чыгыш ясады.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген  “Заволжье” җәмгыятендә узган елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Мөрәле авылы мәдәният йортында узган әлеге җыелышка хезмәт алдынгылары, озак еллар буена авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын да чакырганнар иде.
Мөрәлеләрнең яңартылган мәдәният йортында җыелып, яңа сәхнә бизәлешенә, йомшак урындыкларга, якты диварларга соклануларын күзәтү үзе бер шатлык иде. Авыл җирлегенең еллык хисап җыелышында аталган саннар, фактлар – халык өчен яңалык түгел, кайнап торган авыл тормышы вакыйгалары һәрберсенең күз алдында. Шуңа да авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинны мактап туя алмыйлар.
“Гөбенә” агрофирмасы бүгенге көндә районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар сафында атлаучы  агрофирмаларның берсе. “Ак барс” холдинг компаниясенең 2012 елга  йомгаклар ясау, 2013 елга бурычлар билгеләүгә багышланган республика семинар-киңәшмәсенең биредә үтүе дә очраклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International