ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Ветеран (пенсия яшендәге) үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика фестиваленә әзерлек инде башланып та китте. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза. Зона этабына кадәр районда сакланып калган, уңышлы эшләп килүче ветеран фольклор коллективларын бәяләү карары кабул ителде.

26
февраль, 2013 ел
сишәмбе
21 февральдә район Советының утырышлар залында “Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстандагы төбәк бүлегенең Кайбыч җирле бүлеге штабының чираттагы утырышы булды.

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Сәламәтлек саклауны камилләштерүнең нәтиҗәлелеген район халкы да тойды. Кайбыч үзәк сырхауханәсендә заманча  яңа флюорография җиһазлары, рентген аппараты урнаштыру туберкулез һәм сулыш юллары, башка  авыруларны үзвакытында кисәтергә  мөмкинлек бирәчәк.
“Кайбыч таңнары” газетасы призына быелгы 18нче чаңгы эстафетасы Универсиадага һәм газетаның 80 еллык юбилеена багышлап үткәрелә.
2013 нче елның 21 нче феврале - Халыкара Туган телләр көнендә без үзебез район җирлегендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан килгән филология фәннәре докторы, профессор Рамазанова Дәрия Бәйрәмовна һәм филология фәннәре кандиданты, доцент Исхакова Зәйтүнә Әсхәтовнаны кабул иттек.
22-24 февральләрдә Чистай һәм Аксубай бозларында ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР беренчелегенең “Б” дивизионы ярышлары төгәлләнде.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы, инвестордан башка эшләүче, үз көнен үзе күрүче, аягында нык басып торучы хуҗалыкларның берсе. Узган атнаның җомгасында хуҗалыкның 2012 елда ирешкән хезмәт нәтиҗә­ләре буенча отчет җыелышы булды.
Кичә Питрәч районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика киңәшмәсе узды

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. 14 февральдә “Чекмарев” крестьян фермерлык хуҗалыгы, “Гөбенә” агрофирмасының Кече Подберезье, “Алтын кырлар” җәмгыятенең Ульянкова филиалындагы фермаларда эш барышы белән танышканнан соң, шул фикергә килделәр.
Интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәгән ир- егетләрне бергә җыеп, совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгару көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Узган шимбәдә Мәлки күп функцияле үзәгендә әфганчылар кабат бергә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International