Көмеш медаль ияләре

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
22-24 февральләрдә Чистай һәм Аксубай бозларында ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР беренчелегенең “Б” дивизионы ярышлары төгәлләнде.

Кискен көрәштә Теләче районы командасы җиңү яулады. Әлеге дивизионда аларның осталыгына каршы торырлык команда табылмады. Кайбыч районны җыелма командасы икенче урынга чыкты. Өченче призлы урын Аксубай районы командасына бирелде. Кайбычлылар, Балык бистәсе командасы 5:1, чистайлыларны 3:1, Аксубай хоккейчыларын 8:2 исәбе белән отып, финалга чыкты. 23 февральдә Аксубайда командалар чемпион исеме өчен көрәште. 1:3 исәбе белән оттырып,  Кайбыч районы хоккейчылары ТР беренчелегенең “Б” дивизионы ярышларының көмеш призерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International