Кышлату чоры дәвам итә

2013 елның 19 феврале, сишәмбе
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. 14 февральдә “Чекмарев” крестьян фермерлык хуҗалыгы, “Гөбенә” агрофирмасының Кече Подберезье, “Алтын кырлар” җәмгыятенең Ульянкова филиалындагы фермаларда эш барышы белән танышканнан соң, шул фикергә килделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров җитәкчелегендә узган киңәшмә “Чекмарев” хуҗалыгыннан башланып китте. Кардаларда салам, улаклар азык белән тулы, сыерлар чиста. Савымчылар 1 февральгә 577 центнер сөт җитештер­гән. Бу узган елның шул чоры күрсәткеченнән 17 центнерга артыграк. Бер сыердан сөт саву күләме дә узган ел күрсәткеченнән 44 киолграммга арткан. Баш аграрий терлекчеләр хезмәтенә уңай бәя бирде.

Кече Подберезье филиалында  таналар асрауга җитди әһәмият бирәләр. Шуңа да савым сыерлары көтүлеге даими яңартыла.

Корноухово, Ульянково фермаларында да кышлату чоры уңышлы бара. Биредә 150 баш бозауга исәп­ләнгән салкын ысул бе­лән асрау бинасы төзеп бетерү алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International