Халыкара туган телләр көне

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
2013 нче елның 21 нче феврале - Халыкара Туган телләр көнендә без үзебез район җирлегендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан килгән филология фәннәре докторы, профессор Рамазанова Дәрия Бәйрәмовна һәм филология фәннәре кандиданты, доцент Исхакова Зәйтүнә Әсхәтовнаны кабул иттек. Килгән кунаклар район үзәгендәге Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә үз эшләрен башлап җибәрделәр. Мәктәпнең Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар планы белән таныштылар, туган телләргә багышланган ачык дәрестә булдылар, театрлардан өзекләр карадылар, “ И минем туган телем!” радиотапшыруын тыңладылар, “Туган телем- иркә гөлем” бәйгесендә булдылар һәм укучылар белән аралашып, Халыкара туган телләр көненең килеп чыгышы, тарихы белән таныштырдылар. Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган телләр көненә багышланган музыкаль кичәдә,викторинада катнаштылар һәм шулай ук килгән кунакларыбыз үзләренең чыгышларын ясадылар. Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар бөек язучыларыбызның, күренекле шагыйрьләребезнең әсәрләре һәм әлеге мәктәпнең “Яшь каләм” түгәрәге әгъзалары үзләренең туган телгә, туган илгә, туган якка атап язылган иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Килгән кунаклар үзләренең чыгышларыннан соң яшь иҗатчыларга үзләренең соклануларын белдерделәр, туган телне яратулары һәм хөрмәт итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International