“Кайбыч таңнары” ярышка чакыра!

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
“Кайбыч таңнары” газетасы призына быелгы 18нче чаңгы эстафетасы Универсиадага һәм газетаның 80 еллык юбилеена багышлап үткәрелә.

2 мартта иртәнге сәгать унда Олы Кайбычтагы ял паркында узучы ярыш составында ике кыз, ике егет (оешма-учреждениеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре), бер кыз һәм бер егет (төп һәм урта мәктәпләр) булган командалар катнашында уза. Дистанция ирләр өчен – 5, кызларга – 3 чакрым. Паркта 9.00 сәгатьтә командаларны теркәү башлана. Узган елгы кубок ияләре ул кубокны яңадан алып килергә тиеш. Былтыр ике кубок уйнатылган булса, быел төп мәктәпләргә дә кубок карала. Командалардан заявкалар һәм медицина справкалары кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International