ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Мәлки авылы егете, Ватан алдындагы хәрби бурычын Әфганстан Республикасында үтәгәндә һәлак булган Валерий Иванович Волков истәлегенә багышланган милли көрәш буенча район турниры узды.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Олы Кайбыч авылы зиратында яңа һәм иске зиратны бүлеп торучы кабер­ләргә агачлар аву куркынычыннан чыгып, алар киселде. Шул агачларның ботакларын кисеп, чистарту эшләрен башкару өчен 17 февраль, як­шәмбе көнне ир­тән­ге 9:00 дән 12:00 сә­гатькә ка­дәр өмә оештырыла. Без авылыбыздагы ир-егет­ләрне бензин бе­лән эшләүче һәм гадәти пычкылар, балталар белән өмәгә  чакырабыз.
15 февральдә хезмәт бурычын Ватаныбыздан читтә үтәгән россиялеләрне искә алдылар.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
90 яше тулган көнне Федоровское авылында гомер кичерүче Анна Захарова көнозын телефоннан бушамый, әледән-әле туганнары, күршеләре, дуслары, хезмәттәшләре ишек шакый.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
– “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесе Президент югарылыгында үткәрелүче иң мәртәбәле бәйгеләрнең берсе. Ул үз һөнәрләренең осталарын ачыкларга мөмкинлек бирә.  Гүзәл затларыбыз кайда гына эшләмәсен, аларның иң төп вазифасы ана булуда, алар җәмгыятебезнең тоткасы”, – диде бәйгенең Буада узган зона турында жюри рәисе, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова.
Бернинди борчу мәшәкатьләре, чишелеш көткән мәсьәләләре булмаган авыл җирлеге юктыр ул бүгенге көндә. Халыкны борчучы проблемаларны хәл итүдә җирле үзидарәләргә киң вәкаләтләр бирелә. Ә авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя халык мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларына карап бирелә.
“Алтын кырлар” җәмгыятендә илебез табынын баетучы хезмәт кешесенә хөрмәт зур икәнлеге февральнең беренче көнендә Багай мәдәният йортында узган алдынгылар слетында ачык чагылды.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру, ТР мәгариф хезмәткәрләре арасында физкультура- сәламәтләндерү, спорт эшен үстерү максатында узган шимбәдә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләре укытучылары катнашында кышкы спартакиаданың район этабы үткәрелде.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Кайбыч үзәк сырхауханәсенә табиблар кирәк булуы беребез өчен дә яңалык түгел. Күптән түгел эшкә кайткан яшь белгечләрне җитәкчелек тә, халык та әнә ничек шатланып кабул итте. Кайбыч районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларын Казан дәүләт медицина университетына укырга җәлеп итү мәсьәләне хәл итүдә тагын бер адым булачак.

4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Кече Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Белянинага 95 яшь тулды. Намуслы тормыш юлы узган озын гомерле әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International