Бу көнне сырхауханәдә озакка сузылган ике ай көттеләр. Менә, ниһаять, 11 февральдә кыйммәтле аппарат эшли башлады. Авыруларны график буенча шәфкать туташлары Ләйсән Сабирҗанова белән Гөлфия Булатова кабул итә. Алар фикеренчә, яңа җиһазлар кулланылыш өчен бик уңайлы. Флюорография җиһазы 3 миллион 880 мең, рентген аппараты 8 миллион 514 мең авыруның сәламәтлеген тикшерергә мөмкинлек бирә икән. Хәзерге вакытта флюорография кабинетында көн саен иллеләп кешене кабул итәләр.
— Әлеге җиһазлар федераль программа буенча сатып алынды, аны монтажлау эшен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге фирмасы алып барды, — ди Ләйсән Сабирҗанова. – Ел дәвамында бюджет учреждениеләре, хуҗалыклар хезмәткәрләрен кабул итү графигы төзелде. Флюорографик тикшеренүләрнең мөһимлеген бар кеше дә аңлыйдыр, дип уйлыйм.
Сүз уңаеннан, узган атнада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда тармакны финанслау күләме өч тапкырга артты һәм 11 миллиард сумга кадәр җитте, ә федераль премия күләме 1 миллиард 440 миллион сумга җитте.