ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, әлеге системаның төп модераторы Сәрия Сабурская катнашында узган киңәшмәдә Кайбыч, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары буенча халыктан кергән гаризаларның ничек хәл ителүе каралды. Анда шушы районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм “Халык контроле” буенча җаваплы кешеләре катнашты.  

Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры гала-концерты узды

Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар

 Татарстанда телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү программасы кысаларында оештырылучы олимпиаданың максаты – татар телен үстерү өчен яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту. Бу әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. 




6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кошманда яшәүче Шәмсекамал Насыйрова 90 яшьлеген билгеләп узды

– Шәмсекамал апа, сезнең бүген юбилеегызны билгеләп үтүегез турында Мәскәү Кремлендә дә беләләр. Менә Россия Президенты Владимир Путин сезнең адреска котлау хаты җибәргән, намуслы хезмәт юлыгызга рәхмәтен белдергән. Сез моңа лаек, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яшәүче Шәмсекамал Насыйрованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгәч. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да тәбрикләде аны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International