Халыкара хатын-кызлар көнендә дә Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гадәттәгечә бәйрәм табыны кордылар, кунаклар килүгә әзерләнделәр.

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Биредә гомер йомгагын сүтүче әбиләр, аларга хезмәт күрсәтүче хатын-кызларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, “Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахов килгән иде.

– Язның беренче бәй­рәме – гүзәл затларыбыз, хатын-кызларыбызныкы. Бу йортта төрле язмышлы кешеләр яши, картлык көннәрендәге ялгызлык сезне бер ояга туплаган. Бәхеткә, биредә яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Без өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны даими рәвештә алгы планга куячакбыз, – диде Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында.

Колаңгы күпфункцияле үзәгендәге “Радуга“ вокал ансамбле җырчылары да монда еш чыгыш ясый. Бу юлы да матур концерт программасы әзерләп килгәннәр.

– Кече Кайбычта ялгызым гына картаеп, инде үзем генә яши алмый башлагач, менә монда килеп эләктем. Башта кыенсынган идем, хәзер ияләштем ин­де. Яхшы карыйлар, тәм­ле ашаталар, сәламәтлегебез белән дә гел кызыксынып торалар. Элек бәй­рәмнәрнең барлыгын да белми идем, ә хәзер аларны көтеп алам, – диде Мәрьям апа Нигъмәтуллина, рәхмәтләрен әйтеп. 

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International